Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дүрт яшьлек Туран Батулла Татарстан Президентыннан карантин кайчан бетәчәген сорады
«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына визиты кысаларында, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» редакцияләрендә булды. Видеоконференция режимында «Салават күпере»нең нәни укучылары белән аралашты. Нурбәк Батулланың улы — дүрт яшьлек Туран Батулла Президенттан «карантин кайчан бетәр икән ул» дип сорады.
«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак. Балалар, исән-сау булыгыз, тыныч кына өйдә утырыгыз, озакламый коронавирус бетәчәк, урамга чыгарга, монда килергә мөмкинлек булачак. Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президентка балалар белән дистанцион эшләү алымнарын күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз