КФУ һәм Иннополис университеты Лозанна политехника университеты белән хезмәттәшлек итәчәк

Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре барышында Лозанна политехника университетында булды.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре барышында Лозанна политехника университетында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лозанна политехника университеты Европаның иң югары дәрәҗәдәге югары уку йортларының берсеннән санала. Бүген анда 10,5 меңнән артык студент түбәндәге юнәлешләр буенча белем ала: архитектура, төзелеш, информатика, фундаменталь фәннәр, биология, машина төзелеше, информатика һәм коммуникацион системалар, гуманитар фәннәр һәм башкалар.

Тәкъдим итү барышында университет вәкилләре Рөстәм Миңнехановка уку процессының үзенчәлекләре, инновацион эшчәнлекне үстерү перспективалары, эшкуарлык активлыгы, университетның бизнес-сектор белән хезмәттәшлеге, үз стартап-проектларын үстерүдә студентларга актив ярдәм күрсәтү һәм башкалар турында сөйләделәр.

Очрашу барышында шулай ук Лозанна политехника университеты белән Татарстан югары уку йортлары (КФУ һәм Иннополис университеты) арасында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Лозанна политехника университеты бөтен дөнья буйлап югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. 2012 елда Лозанна университетының компьютер симуляциясе һәм визуализациясе лабораториясе белән Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре – мөгаллимнәр алмашу, уртак тикшеренүләр һәм өзлексез белем алу программаларын гамәлгә ашыру, симпозиумнар, конференцияләр, кыска курслар һәм очрашулар оештыру.

Шулай ук Татарстан делегациясе вәкилләре Лозанна университетының фәнни эшләнмәләрне югары уку йортының үзендә коммерциализацияләү тәҗрибәсенә дә игътибар иттеләр.