news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов яшь суворовчыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды

Казан Суворов хәрби училищесында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды.

Рөстәм Миңнеханов яшь суворовчыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Суворов училищесының 14 яше тулган курсантларына паспортлар тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада чыгыш ясаганда бүген Россиянең илне сакларга сәләтле иң заманча коралга ия булуын, әмма армиядә иң мөһиме - кешеләр икәнлеген искәртте. 

«Мин үзләрен Ватанны саклауга багышлаган кешеләр алдында баш иям. Суворов училищесында сез бишенче сыйныфтан ук патриотлыкның иң яхшы традицияләрендә тәрбияләнәсез. Монда сезнең өчен яхшы шартлар тудырылган», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты. 

Казан училищесы башлыгы Валерий Миронченко Татарстан җитәкчелегенә хәрби уку йортларына күрсәтелгән зур игътибар өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot