news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар һәрвакыт иң кискен вакыйгалар үзәгендә була

Президент Татарстанда хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм аңа яшьләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов: Ватанны саклаучылар һәрвакыт иң кискен вакыйгалар үзәгендә була
видеодан скриншот

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен белгән һәркемне котларга телим. Сез һәрвакыт Ватан һәм шәһәр халкы мәнфәгатьләрен яклап, вакыйгаларның иң кискен урынында торасыз,— диде республика җитәкчесе видеомөрәҗәгатендә. — Хәрби постта торучыларга котлауны аерым җиткерәм. Нәкъ менә күп вакыт кешеләрнең тынычлыгы, тормышы, Ватан язмышы сездән тора».

Рөстәм Миңнеханов республикада яшьләрне хәрби бурычны үтәүгә әзерләүгә дә, хәрби хезмәтнең абруен күтәрүгә дә зур игътибар бирелүен искәртте. Ул шулай ук барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100