Комаров: 23 февральдә Ватанны саклаучылар батырлыгы белән хаклы рәвештә горурланабыз

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә без үзләрен хәрби хезмәткә багышлаучыларны хөрмәтлибез һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы, ныклыгы һәм кыблыгы белән хаклы рәвештә горурланабыз.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бу хакта Идел буе федераль округында яшәүчеләргә мөрәҗәгатендә белдерде.

«Еллар уза, чорлар алышына, әмма иң мөһиме, безнең күңелләрдә Россияне яклаган кешеләр турында истәлекләр кала. Туган илебез тынычлыгы һәм чәчәк атуы өчен үз-үзен аямаучылар турында. Бу көнне без кырыс сынау елларында тормышларын куркыныч астына куеп, Антка, туган илгә һәм халыкка тугры калганнарга хөрмәт һәм рәхмәтебезне белдерәбез», — диде Игорь Комаров.

Аның сүзләренә караганда, саклаучыларның яңа буыны - солдат һәм офицерлар, инженерлар, конструкторлар, сынаучылар — Россия армиясенең һәм Хәрби-Диңгез Флотының сугышчан сәләтен ныгыта, Ватанга тугрылык булган Россия хәрбиләре изге традицияләрен саклый.  

«Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, Россия иминлеге хакына хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм тынычлык телим!» - диде Комаров.