news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2021 ел планындагы торакның 7 проценты файдалануга тапшырылган

Быел республикада 2 млн 670 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

Татарстанда 2021 ел планындагы торакның 7 проценты файдалануга тапшырылган

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда бүгенге көндә планлаштырылган 2 млн 670 мең квадрат метр торакның 189 мең квадрат метры, ягъни планның 7 проценты файдалануга тапшырылганлыгын әйтте.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Муниципаль районнар белән эш килешенгән һәм барлык юнәлешләр буенча бара. Муниципалитетлар белән берлектә төзелә торган һәр йорт буенча мониторинг алып барыла. 2021 елгы бурычларларны башкару безнең көчтән килә», — диде министр урынбасары.

Аның мәгълүматлары нигезендә, социаль ипотека программасы буенча 5 159 фатирлы 161 күп фатирлы йорт төзелергә тиеш. Бүгенге көндә 49 мең квадрат метр мәйданлы 924 фатирлы 6 йорт файдалануга тапшырылган. Биредә планны үтәү тармак буенча уртача күрсәткечтән күбрәк — 17,5 процент тәшкил итә.

Быел коммерцияле төзүчеләр 1 млн 265,3 мең квадрат метр мәйданлы 164 күп фатирлы йортны файдалануга тапшырырга планлаштыра. 22 гыйнварга 81,1 мең квадрат метр мәйданлы 17 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 6,4 процентын тәшкил итә.

Шәхси торак төзелеше кысаларында быел 1 млн квадрат метрдан артык мәйданлы 8 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Инде 436 йорт тапшырылган.

Шулай ук республикада аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программа гамәлдә — барлыгы 739 гаилә. Алар — 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 49 яшь гаилә, мәҗбүри күченүчеләрдән, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләрдән һәм чернобыльчеләр арасыннан 9 граждан. Быел республикада 5 млн 223 мең квадрат метр мәйданлы 927 күп фатирлы йортны ремонтларга тиешләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100