news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Кама-1» электромобиле турында: Ничек сиңа бу, Илон Маск?

Россиядә беренче компактлы шәһәр электромобилен Татарстан Президенты сынап карады.

Рөстәм Миңнеханов «Кама-1» электромобиле турында: Ничек сиңа бу, Илон Маск?
tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Россиядә беренче компактлы «Кама-1» шәһәр электромобилен сынап карады, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең сынау полигонында Татарстан Республикасы Президенты шушы электромобильдә йөреп карады. «Менә дигән машина, бик уңайлы. Яшьләр өчен, шәһәргә чыгу өчен — иң мөһиме», — дип бәяләде ул.

Instagram социаль челтәрендәге битендә Рөстәм Миңнеханов сәфәр видеосын тәкъдим итте. Ул, электромобильләр җитештерә торган иң танылган Tesla компаниясе генераль директорына ишарә белән шаяртып: «Ничек сиңа бу, Илон Маск?» — дип язган.

Моннан тыш, «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең тәҗрибә-сәнәгать производствосында Татарстан Президенты автогигантның яңа йөк техникасы үрнәкләрен карады. Аңа карьерда эшли торган үзбушаткычны, метанлы двигатель куелган автомобильне, йөк машиналарын һәм башка техниканы күрсәттеләр.

«Кама-1» электромобиле «КАМАЗ» ГАҖ тарафыннан Санкт-Петербург политехника университеты белән берлектә эшләнгән. Хәзер машина күпләп чыгару алды үрнәгендәге сәнәгать статусында урнашкан. Ул сынаулар һәм кирәкле сертификацияне узды.

Смарт-кроссовер литий-ионлы аккумулятор белән җиһазландырылган. Электр двигателе тизлекне сәгатенә 150 километрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, зарядкасыз гына энергиясе 250 километрга җитә. Машина йөртүчегә ярдәм итүнең интеллектуаль системасы бар.

Батареялар гадәти режимда алты сәгать, тизләтелгән режимда 20 минут эчендә тулысынча корыла. 6,7 секунд эчендә сәгатенә 100 километрга кадәр тизлеккә җитә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100