news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Давоста: Татарстан капиталына инвестицияләр 10 млрд доллар тәшкил итә

Республика инвесторларны җәлеп итү буенча системалы эш алып бара, диде Татарстан Президенты Бөтендөнья икътисади форумы мәйданчыгында.

Миңнеханов Давоста: Татарстан капиталына инвестицияләр 10 млрд доллар тәшкил итә
tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан территориясендә 1400дән артык чит ил компаниясе эшли, алар импортны алыштыруга һәм югары технологияле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисади форумы мәйданчыгында массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән аралашу кысаларында белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов республика инвесторларны җәлеп итү буенча системалы эш алып бара, дип искәртте. «Гомумән алганда, соңгы биш елда Татарстанның төп капиталына инвестицияләр 600-650 млрд сумнан да ким түгел - 10 млрд доллардан артык. Шул ук вакытта без капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында закон проекты кабул ителсә, бу инвестицияләр күләмен җитди арттырырга, яңа производстволар һәм эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк дип саныйбыз», — диде ул.

Санкцияләр Европа һәм Америка финанс ресурсларында чикләнүгә карамастан, капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы закон зур бурычларны хәл итүгә ярдәм итә ала дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

«Бүген безнең республикада гына да 4-5 трлн сумлык перспектив инвестицион проектлар формалаштырылды. Сүз Татарстан икътисадына җитди этәргеч бирәчәк инфраструктура һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектлар турында бара», - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов санкцияләр - сәяси каршылыклар нәтиҗәсе, диде. Америка һәм Европа илләреннән килгән эшлекле партнерларга килгәндә, алар бу хәлгә аңлап карый.

«Мин үз тәҗрибәмнән шуны әйтә алам: безнең барлык чит ил партнерлары — Америка һәм Европа партнерлары да — Россияне эшләр өчен һәм үзләре эшли торган бик кызыклы территория дип саный. Шуңа күрә санкцияләр аркасында без үзебезне туктатырга тиеш түгел. Минем партнерлар белән очрашулар күп булды. Россиядә, аерым алганда, безнең төбәктә эшләүгә зур кызыксыну бар», - дип искәртте ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100