news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ике баланың аквапарк һәм узыш трассасына бәйле теләкләрен үтәячәк

ТР Президенты «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия проектын хуплады.

Рөстәм Миңнеханов ике баланың аквапарк һәм узыш трассасына бәйле теләкләрен үтәячәк
tatarstan.ru

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты. Ул авыр тормыш хәлендәге балалар һәм яшүсмерләрнең теләкләре язылган ике открытка алды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген республика Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышына әзерлек буенча үткәрелгән киңәшмә кысаларында „Теләкләр чыршысы“ проектында катнашты. Ул ике открытканы сайлап алды: 8 яшьлек Радмир Шәкүров бер көнен „Ривьера“ кунакханә-күңел ачу комплексында үткәрергә теләсә, 12 яшьлек Данияр Галиев чып-чын узыш трассасында җилдерергә хыяллана», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, якын арада барлык теләкләр дә үтәләчәк.

«Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады, ул чын панданы кочакларга хыялланган 10 яшьлек Александр Колесников, шулай ук Кызыл мәйданда тимераякта шуарга һәм Россия Президентының кайда эшләвен күрергә теләгән 9 яшьлек Дмитрий Ощепковның теләген үтәргә ярдәм итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100