news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга»да композит материаллар җитештерү заводын ачты

«Бу безнең республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга, — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга»да композит материаллар җитештерү заводын ачты
Владимир Васильев

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында углерод җепселләре өчен стратегик чимал җитештерү буенча Россиядә беренче завод ачылды. Ул Umatex компаниясе өчен махсус икътисади зонада «Росатом» дәүләт корпорациясе композит дивизионында икенче завод булып санала.

«Бу завод ачылу белән Россиядә композит материаллар җитештерү чылбыры тәмамланды. Хәзер без беркемгә дә бәйле түгел. Бу безнең республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңа предприятиенең Татарстан белән «Росатом» дәүләт корпорациясе хезмәттәшлегенең яхшы үрнәге булуын билгеләп үтте һәм киләчәктә кызыклы проектлар күп булачагына ышаныч белдерде.

Завод өч ел эчендә төзелгән, проектның гомуми бюджеты якынча 8,5 млрд сум тәшкил иткән. Предприятие елына 5 мең тоннага кадәр полиакрилонитрил җепсел (волокно) җитештерә ала. Биредә 167 яңа эш урыны булдырылган.

Ачылу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев җиткерде.

Россия Президенты сүзләренчә, мондый заводның барлыкка килүе төбәк икътисадында уңай чагылыш ясаячак.

«Алабуга» зонасында яңа завод барлыкка килү нәтиҗәсендә, заводлар чылбыры булдырылды, аларда композит материаллар җитештерүнең бөтен циклы гамәлгә ашырылган», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үзенең видеомөрәҗәгатендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100