Татарстан җитәкчелеге Әнәс Исхаковның вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Азнакай районының элеккеге башлыгы озакка сузылган авырудан соң вафат булды.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Азнакай районы хакимиятенең элеккеге башлыгы Әнәс Исхаковның вафатына бәйле кайгы уртаклашты. «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, муниципалитетның элеккеге башлыгы 21 октябрьдә 75нче яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды.Әнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 августында Татарстанның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган. 1965 елда - Лениногорск музыка-сәнгать училищесын, 1971 елда — Казан дәүләт университетын, 1983 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган.Исхаковның беренче эш урыны – Азнакай районының Актүбә урта мәктәбе. 1965 елда ул биредә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли башлаган. 1971 елда КПССның Азнакай районы комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы булган. Аннары 1983 елда Азнакай районы халык депутатлары советы Башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнгәнчегә кадәр комсомол һәм партия органнарына эшләгән.1992-2005 елларда Әнәс Исхаков Азнакай районы башлыгы булды. Шушы вакыт эчендә муниципалитетта күп кенә социаль әһәмияткә ия объектлар сафка бастырылды, торак пунктларны газлаштыру һәм халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча актив эш алып барылды, төзелеш тармагы үсеш кичерде.Әнәс Исхаков күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ирешкән казанышлары өчен Дуслык ордены, «Фидакяр хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты һәм Татарстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Актив хезмәт эшчәнлеге өчен «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.«Ә.Г.Исхаков һәрвакытта да җаваплылыгы, кешеләргә карата игътибарлы һәм игелекле мөнәсәбәте белән аерылып торды. Иҗтимагый бурычка тугрылыгы, эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатлары нәтиҗәсендә ул зур абруй һәм тирән ихтирам казанды. Әнәс Гатуф улы Исхаковның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак», - диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов имзалаган кайгынамәдә.