news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Данил Ибраһимов үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Данил Ибраһимовның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең элеккеге җитәкчесе Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы вафат булды. Аңа 71 яшь булган.

Данил Ибраһимов республика архив законнарын камилләштерүгә, архивларның матди базасын яхшыртуга, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча чит ил, федераль һәм төбәк архивларында документларны ачыклау, Татарстан халыкларының этнографиясе буенча уникаль аудиоязмаларны заманча цифрлы чыганакларга күчерүне һәм дәүләт саклавына кабул итүне оештыру инициаторы булды.

Аның инициативасы буенча Казахстан, Иран, Төркия архив хезмәтләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән, Милли китапханә һәм Мисыр Милли архивы оешмасы белән Россиянең федераль һәм төбәк архивлары арасында элемтәләр урнаштырылган.

Данил Ибраһимовның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Алар арасында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, ТР Президентының Рәхмәт хаты бар. Ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты булган.

Данил Ибраһимов куелган максатларга ирешүдә һәрвакыт җаваплылык, үҗәтлек, тырышлык белән аерылып торды. Ул абруй һәм тирән хөрмәт казанды.

Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100