news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Пермьдә булган атышка бәйле борчуын җиткерде

Бүгенге шартларда тәрбия формаларын табарга, балалар зиһененә тәэсир итәргә кирәк, диде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Пермьдә булган атыш уңаеннан борчулы фикерләрен җиткерде. «Без хезмәттә тәрбияләнгән. Ә бүгенге шартларда тәрбия формаларын табарга, балалар зиһененә тәэсир итәргә кирәк», — диде.

Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты.

«Балаларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча илдә борчылу бар. „ЮНЕСКО“ шигарендә дә белем аша тәрбия турында әйтелә. Безгә балаларны тәрбияләү процессында аларны аңлау кирәк. Безне тәрбияләгәндә җиңелрәк булгандыр, чөнки без ата-бабалар традицияләре дәвамчылары булдык, үзебезнең дини традицияләргә тугры булдык», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

«Без хезмәттә тәрбияләнгән. Хәзер тормыш шартлары башкача. Без шул тәрбия механизмнарын табарга тиеш. Тәрбия процессы белем алу процессы белән янәшә барырга тиеш. Бу шартларда цифрлы технологияләр файдага эшләрлек итеп тырышырга кирәк. Бу кичектергесез бурыч, моннан да мөһимрәк бурычны күз алдына китерү авыр. Бу замана, техник алгарыш таләбе», — дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе «Адымнар» комплексларында тудырылган мөмкинлекләрне кулланырга өндәде. «Алар бик ярдәм итәчәк. Хәзерге технологияләрдә балалар зиһененә тәэсир итү юлларын һәм тәрбия формаларын табарга кирәк. Мәгариф министрлыгы алдында зур бурыч тора», — дип белдерде.

«Баладан телефонын тартып алып булмый бит, ярсый башлый. Оныклардан да күрәм бит мин моны, оныкчык та бар инде минем. Укытучылар корпусына да авыр. Җиңел түгел беркемгә. Шартлар бар, балаларны көндәшлеккә сәләтле итәрдәй белем бирә белү кирәк. Ата-аналар белән дә даими элемтә булу зарур», — дип киңәш итте Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100