news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев беренче укытучысын искә алды

«Хәдичә апа авыл мәктәбендә бердәнбер укытучы, һәркайда өлгерә иде, ничек яратмыйсың ди инде аны?!» — диде Минтимер Шәймиев.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендәге очрашуда беренче укытучысын искә алды. 

«Беренче укытучым Хәдичә апаны, кайда гына эшләсәм дә, гел хөрмәтләп, игътибар күрсәтеп тордым. Ул бит беренче укытучы. Тагын нәрсә кадерлерәк була ала? Хәдичә апа авыл мәктәбендә бердәнбер укытучы, һәркайда өлгерә иде, ничек яратмыйсың ди инде аны?!» — диде Минтимер Шәймиев.

Ул укытучы дәрәҗәле кеше булганын, ата-аналар булдыра алганча укытучыга ярдәм итүен дә искәртте. 

«Балаларның белеме хакына шундый бердәмлек булган. Безнең балачакның иң авыр елларында да укытучының абруе иң өстенлекле сорау булды. Укытучы мәктәпкә барып, балалар белән шөгыльләнә алсын өчен, кешеләр соңгысын бирергә әзер торган. Без шуның аша уздык, мәхәббәт тә шуннан», — диде.

Сүз уңаеннан, Минтимер Шәриповичның бүген үзен дә укытучы дип атаучылар булды. Аның кулыннан Рәхмәт хаты алган Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Минтимер Шәриповичны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та укытучысы дип исәпли. Ул бүген безнең барыбыз өчен дә укытучы булып кала. Олы укытучыбыз алкышларга лаек», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100