news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 2 нче номерлы тикшерү изоляторына яңа җитәкче билгеләнде

Элек җитәкче урынбасары Арслан Сөләйманов яңа вазифага керешә.

Казанның 2 нче номерлы тикшерү изоляторына яңа җитәкче билгеләнде
http://16.fsin.gov.ru

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның  Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы Эдуард Хиалиев Казанның 2нче тикшерү изоляторы хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2нче тикшерү изоляторын аның элекке җитәкчесе урынбасары — эчке хезмәт подполковнигы 43 яшьлек Арслан Сөләйманов җитәкли. 1998-2005 елларда ул тикшерү органнарында хезмәт итә, ә аннан соң җинаять-башкару системасына күчә.

Хиалиев һәм Сөләйманов бергә СИЗОны карадылар һәм алдагы эш планнарын билгеләделәр. Татарстанның Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы тикшерү изоляторының яңа башлыгына әлеге вазифада нәтиҗәле эш һәм куелган максатларга ирешүне теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100