news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районы башлыгы вазифасына яңа җитәкче сайладылар

Утырышта район башлыгы урынбасары да билгеләнде.

Әгерҗе районы башлыгы вазифасына яңа җитәкче сайладылар
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 22 сентябрьдә IV чакырылыш Әгерҗе район Советы депутатлары беренче утырышка җыелды. Көн тәртибе нигезендә район башлыгын сайлау каралган иде. Депутатлар әлеге җаваплы вазифага бертавыштан Азат Вәлиевны сайлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм Татарстан Президентының территорияләр белән эш буенча идарәсе баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин катнашты.

Район Советы сессиясенә кадәр шәһәр Советы депутатлары утырышта Азат Вәлиевны Әгерҗе шәһәре башлыгы һәм Әгерҗе шәһәре Советы рәисе итеп сайлаган иделәр.

Айрат Зарипов районның яңа җитәкчесен җаваплы вазифага сайлануы белән котлады. Яңа сайланган җитәкче, үз чиратында, депутатлар алдында Әгерҗе районына, аның халкына намуслы хезмәт итәргә вәгъдә бирде.

Безнең алда торган мөһим бурычлар — районның икътисади хәлен яхшырту, авыл хуҗалыгы тармагын яңа баскычка күтәрү. Тагын бер мөһим бурыч — халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирү һәм һәр мөрәҗәгатьнең мөмкин булган кысаларда чишелүенә ирешү», диде Азат Вәлиев үз чыгышында.

Утырышта район башлыгы урынбасары да билгеләнде. Әлеге җаваплы вазифа кабат Ришат Тимер улы Нурисламовка йөкләнде. Ул бу җаваплы вазифага 2010 елда билгеләнгән иде.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100