news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Россия триколоры бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәт ителә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин: Россия триколоры бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәт ителә
Рамил Гали

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия триколоры бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәт ителә дип саный. Ул Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кадерле ватандашлар! 22 августта безнең күпмилләтле илебез Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Сезне ихластан әлеге истәлекле вакыйга белән тәбриклим», — диелә котлауда.  

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, дәүләтнең алыштыргысыз атрибутлары — Флаг, Герб һәм Гимн — аның рухи-әхлакый кыйммәтләрен чагылдыру, горурлык һәм милли-мәдәни тәңгәллекнең нигезе. Алар һәркем өчен аерым әһәмияткә ия һәм Ватаныбызның катлаулы тарихи юлын хәтерләтә.

«Россия триколоры бөтен дөньяда танылган һәм хөрмәт ителә. Һәр буйның төсенә аерым мәгънә салынган. Ак — ирек һәм бәйсезлек. Зәңгәр — ышаныч һәм рухият. Кызыл — бөеклек һәм көч-куәт. Илебез киңлекләрендә горур җилфердәп, өч төстәге әләм Россия халыкларын дәүләтчелекне ныгытуга һәм милли мәнфәгатьләрне яклауга омтылуда берләштерә», — диде Татарстан парламенты башлыгы..

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, илебезнең төп символларына карата патриотизм һәм хөрмәт күрсәтеп, бу хисне балаларыбызга һәм оныкларыбызга сеңдереп, без аларның гражданлык үзаңын формалаштырабыз, заманнарның какшамас бәйләнешен һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклыйбыз.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген, яңа, катлаулы шартларда без үзләренең тыныч һәм хәрби хезмәтләре белән Ватанның данын һәм бөеклеген тудырган ата-бабаларыбызның изге хәтеренә лаек булырга тиеш. Уртак иҗади хезмәт, тынычлыкны һәм татулыкны саклау, халык гореф-гадәтләренең күптөрлелеген саклап калу һәм арттыру кебек фундаменталь кыйммәтләр яңартылган Конституция нигезенә салынды, алар Россия дәүләтенең куәтен алга таба ныгытуга көчле этәргеч булды.

«Илебезнең һәр почмагында Россия Дәүләт флагы ярдәмендә ирек, игелек һәм гаделлек тантана итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!», — дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100