Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Медведев белән Миңнеханов WorldSkills Kazan турында фикер алышты
Россия Премьер-министры Казанга WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Әңгәмә Казан Кремлендә узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Россия Хөкүмәте башлыгы Казанга WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Дмитрий Медведев Казанның һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген уңай бәяләде, Россия командасында катнашучылар белән очрашуы турында сөйләде һәм Рөстәм Миңнехановтан Татарстан тормышы турында сөйләвен сорады.
Татарстан Президенты ил җитәкчелегенә дөнья чемпионатына әзерләнүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча төбәкнең икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, гомумән алганда, һөнәри осталык буенча чемпионатта Россия җыелма командасыннан уңай нәтиҗәләр һәм җиңүләр көтүен, әмма чараның төп нәтиҗәсе булып, күп кенә яшьләрнең урта һәм махсус һөнәри белем алу өчен мотивация алачагын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз