Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига эш сәфәре кыла
Сәфәрнең максаты – Лениногорск шәһәренә 60 ел һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе оешуның 70 еллыгына багышланган чараларда катнашу
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәрнең төп максаты – Лениногорск шәһәренә 60 ел һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсе төзелүнең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашу.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районы студиясеннән видеоконференция режимында төзелеш һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча традицион республика киңәшмәсен уздырачак. Моннан тыш, Татарстан лилеры шәһәрнең никахлашу сараен ачу тантанасында катнашырга ниятли. Шулай ук ул 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә, Мәдәният сараена һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационарына барырга җыена.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз