news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 авиасалонында ЛМС-901 «Байкал» җиңел очкычы белән танышты

Әлеге самолет мораль һәм техник яктан искергән Ан-2 очкычларын алыштырырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 авиасалонында ЛМС-901 «Байкал» җиңел очкычы белән танышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 Халыкара авиасалонында ЛМС-901 «Байкал» җиңел очкычы белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Перспективалы җиңел күп максатлы ЛМС-901 «Байкал» самолеты һава линияләрендә файдалану өчен җитештерелә. Ул мораль һәм техник яктан искергән Ан-2 очкычларын (алар 1947 елда ук чыгарыла башлаган) алыштырырга тиеш. Самолетны төзү белән Урал гражданнар авиациясе заводының бүлендек предприятиесе - «Байкал-инжиниринг» компаниясе шөгыльләнә.

Яңа машина төрле географик-климатик шартларда, шул исәптән илнең барырга кыен булган төбәкләрендә файдалану өчен билгеләнгән. Аны грунт өслекле кыска очыш полосаларында куллану мөмкинлеге дә бар. Беренче очыш 2021 елның ахырына кадәр планлаштырылган, самолетны 2023 ел башында серияләп җитештерә башларга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100