news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов МАКС-2021 авиасалонында парашют системаларының яңа төрләре белән танышты

«Технодинамика» холдингы җитештергән продукция Россиянең барлык авиалайнерлары, транспорт самолетлары һәм вертолетларында да диярлек урнаштырыла.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 Халыкара авиация-космик салоны мәйданчыгында «Технодинамика» холдингы стендында урнаштырылган яңа төрдәге продукция белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

ТР Президентына шулай ук парашют системаларының яңа төрләрен күрсәттеләр.

«Ростех» дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы 2009 елда оештырылган. «Компания составына Россиянең 35 заводы, сәнәгатьнең авиация һәм космос тармакларындагы фәнни-тикшеренү институтлары керә, аларда 30 меңнән артык кеше эшли», — дип искәртте Галимова.

Бүгенге көндә холдинг Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе, «Россия вертолетлары», Берләштерелгән двигатель төзү корпорациясе һәм Американың Curtiss-Wright компаниясе белән берлектә берничә зур масштаблы проектны гамәлгә ашыра. Холдинг җитештергән продукция Россиянең барлык авиалайнерлары, транспорт самолетлары һәм вертолетларында да диярлек урнаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot