news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан чикләрен алты кишәрлек исәбенә киңәйтү турында закон имзалады

Татарстан башкаласына тапшырыла торган территорияләр элегрәк республиканың Лаеш районына карый иде.

Миңнеханов Казан чикләрен алты кишәрлек исәбенә киңәйтү турында закон имзалады
kzn.ru

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш районы Матюшино авыл җирлеге хисабына Казан чикләрен киңәйтү турындагы законга имза куйды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр Казан һәм Лаеш районы чикләрен үзгәртү турындагы закон проекты Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде. 2019 елның декабрендә үк Казан шәһәре думасы шәһәр территориясен киңәйтүне хуплады. Соңрак гаммәви тыңлаулар барышында җирле халык бу адымны хуплады.

Ачык кадастр картасыннан күренгәнчә, Казан составына 31,1 гектар мәйданлы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «Динамо»  уку үзәге участогы һәм 30 гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге шәхси җир участогы керәчәк. Шулай ук шәхси төзелеш өчен 2 гектар мәйданлы җир кишәрлеге һәм гомуми мәйданы 0,1 гектар булган ике авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге (милек формасын күрсәтелмәгән). Шәһәргә тапшырыла торган алтынчы участок картада күрсәтелмәгән.

16 июльдә Дәүләт Советы утырышында Казан мэры урынбасары Людмила Андреева шәһәргә тапшырыла торган территорияләрдә беркем дә яшәмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, аларда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «Динамо» спорт комплексын үстерү күздә тотыла. Аерым алганда, чаңгы-биатлон базасын төзү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100