Сергей Батин Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетын җитәкләде

Сергей Батин 2010 елның 18 июнендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде

(Яшел Үзән, 22 июль, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы вәкиллекле органы утырышында катнашты.
Бүген Яшел Үзән муниципаль район Советының 56 нчы сессиясендә Сергей Батин бертавыштан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул яңа вазифасында кешеләрнең тормыш шартлары яхшырсын һәм районга инвесторлар килсен өчен шәһәр һәм районны төзекләндерүдә мөмкин булганның барысын да эшләячәген вәгъдә итте.
Татарстан Президенты Сергей Батин кандидатурасын хуплаганы өчен районның депутатлар корпусына рәхмәт әйтте һәм башкарма комитетның яңа командасы республика җитәкчелеге ярдәмендә шәһәр һәм район үсешенә яңа этәргеч бирер дигән ышаныч белдерде.
Искәртеп узабыз, Сергей Батин 2010 елның 18 июнендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде.
Белешмә өчен. Сергей Батин 1974 елның 3 мартында Татарстанның Мамадыш районы Соколка авылында туган. 2000 елда Кама политехника институтын тәмамлаган. “Автомеханика заводы” ЯАҖ һәм “Кама пресс-рам заводы” ААҖ (Чаллы), “Казан моторлар төзү берләшмәсе” ААҖндә (Казан) эшләгән, 2007 елдан Казан башкарма комитетының Авиатөзелеш районы хакимиятен җитәкләгән.