news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин сугыш ветераны Софья Вельтман белән очрашты

Софья Борисовна үзен газ камерасында үлүдән коткарган һәм фронт линиясе артына алып чыккан совет партизаннарының йөзләрен һаман да хәтерләвен әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сугыш ветераны Софья Вельтман белән очрашты
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нацист концлагерьларының элеккеге тоткыны Софья Вельтман белән очрашты. Парламент башлыгы белән шәхси очрашу турында үтенеч белән Софья Борисовна гражданнарны кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән иде.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ветеран белән сөйләшү сугыш турындагы истәлекләрдән башлануы гаҗәп түгел, чөнки очрашу Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулган Хәтер һәм кайгы көнендә узды.

«Сезнең буын кешеләре зур авырлыклар һәм югалтулар кичерде, әмма шуңа да карамастан, һәрвакыт үз идеяләрегезгә, илгә тугры калдыгыз, — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, — менә сезне дә республикада күпләр актив тормыш позициясе булган кеше буларак белә».

Софья Вельтман 1934 елда Витебскта (Беларусь) туа. Бөек Ватан сугышы елларында, кечкенә кыз әтисен һәм әнисен югалта, сабый концлагерьга эләгә. Софья Борисовна үзен газ камерасында үлүдән коткарган һәм фронт линиясе артына алып чыккан совет партизаннарының йөзләрен һаман да хәтерләвен әйтте.

Шулай итеп, Софья Вельтман Зәй балалар йортына эләгә. Утыз елга якын Софья Борисовна В. И. Качалов исемендәге Казан драма театрында гример булып эшли. Авыру сәбәпле актриса булу хыялыннан ваз кичәргә мәҗбүр булган ул, әмма театрга мәхәббәтне йөрәгендә гомере буе саклап калган.

Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләшүдә Софья Вельтман Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре әгъзаларына ташламалар турындагы мәсьәләне күтәрде. Бигрәк тә бу, Софья Борисовна әйтүенчә, «сугыш ятимнәре» — сугыш елларында ике ата-анасын да югалткан һәм аның кебек үк тома ятим калган балалар өчен актуаль.

«Мондый категория гражданнарның игътибардан читтә калуы дөрес түгел», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы депутатлары алар өчен социаль ярдәм чаралары турында уйлаячак, дип билгеләп үтте. Парламент башлыгы Дәүләт Советының, ихтыяҗ булганда, бу мәсьәлә буенча Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы белән чыгу мөмкинлеген дә кире какмады.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Софья Борисовнага колак аппаратын сатып алу өчен шәхсән матди ярдәм итәргә булды.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100