ТР белән БРның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәттәшлек итү хакында килеште

Яклар мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү ниятләре хакындагы беркетмәне гамәлгә ашыру планын имзалады
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Беларусь Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Пантелей һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү ниятләре хакындагы беркетмәне гамәлгә ашыру буенча 2010 елга уртак планны имзалады.
Республикалар арасында хезмәттәшлек республика халкы арасында заманча мәгълүмати технологияләрен популярлаштыру, дәүләт мәгълүмат ресурсларын булдыру, мәгълүмат җәмгыятьләрен төзү өлкәсендә уртак проектлар эшләү, социаль мәгънәгә ия мәгълүмат технологияләрен үстерү проектын гамәлгә куюдан гыйбарәт, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.