Әхмәд Әҗәм: “Татарстан белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрне җәелдерү максатында килдек”

Иран Ислам Республикасы Казвин останы башлыгы - Казанда
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремленың Президент резиденциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Иран Ислам Республикасы (ИИР) Казвин останы (провинциясе) җитәкчесе (губернаторы) Әхмәд Әҗәм арасында булган очрашудан соң, анда катнашкан ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов белән Иран кунагы журналистларның сорауларына җавап бирде.

“Аллаһы исемен телдән төшермичә, бөтен Татарстан халкын сәламлисем килә. Бирегә сезнең республика белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрне җәелдерү максатында килдек. Татарстан белән безнең авыл хуҗалыгы, сәнәгать, туризм өлкәләрендә күп кенә уртак якларыбыз бар”, - дип, Әхмәд Әҗәм Иран делегациясенең ТР Президенты чакыруы буенча килүен белдерде.

2008 елда Татарстанның Иран белән тышкы товар әйләнеше 60 млн. АКШ доллары булган иде, быел беренче өч айда – 19 млн. доллардан артык, бу исә Иран кебек ил һәм Татарстан кебек республика өчен әллә ни зур сумма түгел, дип сүзгә кушылды Т.Акулов. Ике арада товар әйләнешендә тотрыклылык булмау дөньякүләм финанс кризисына һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) тарафыннан Иранга карата санкцияләр куллануга бәйле дип саныйм, ә Ислам Республикасы белән без хезмәттәшлек итәбез, “КамАЗ” җәмгыятенең эшләре анда яхшы гына бара, “Компрессормаш” белән килешүләр гамәлдә, товар әйләнеше бары тик үсештә генә булыр дип уйлыйбыз, дөрес, дөньякүләм чал тарихлы һәм борынгы мәдәниятле Иран бер дигән шәп ил булса да, хезмәттәшлектә туризм буенча әлегә төгәл нәрсә дә булса әйтүе кыен, ләкин ул юнәлешне һәм мәдәни өлкәне җәелдерү күздә тотыла, шулай ук фарсы телен дә өйрәнергә кирәк булачак, дип җавап бирде ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Т.Акулов.

Искәртеп үтәбез: Иран Ислам Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан Казвин останы (аның 15,5 мең кв.м мәйдан территориясе, 1,4 млн. кешесе бар, халкының күпчелеге – фарсы, шулай ук, әзәрбайҗан һәм татлар да күп) башкаласы – Казвин шәһәре (331 мең кеше яши). Казвин (яки Касбин) останы 1996 елда Зенҗан останыннан аерылып чыгу юлы белән оешкан. Бүген әлеге төбәк күн һәм текстиль торвалардан киҗе-мамык, ефәк, бәрхет һ.б. сәүдәсе буенча үзәк булып тора, Иранның 7 процент электр энергиясе шушы остан территориясендәге станциядә эшләп чыгарыла, илнең 12 процент авыл хуҗалыгы җирләре – 13 мең кв.км территориядә – дә Казвин территориясенә карый. Авыл хуҗалыгы виноград, 4 төрле чикләвек, алма, шикәр чөгендере, гранат, бодай, дөге һ.б. үстерү-игү һәм терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнә.

Казвин үзенә читтән (импорт) электр җиһазлары, кер уу порошоклары һ.б. чистарту-пакьләү чаралары, азык-төлек, балчыктан эшләнгән продукция, пыяла, корыч кертә.