Илдар Халиков Россия Финанс-бюджет күзәтчелеге җитәкчесе һәм РФ Федераль казначылык җитәкчесе белән очрашты

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар республикада финанс күзәтчелегенә караган мәсьәләләр турында фикер алыштылар

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ Финанс-бюджет күзәтчелеге җитәкчесе Александр Смирнов һәм РФ Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең ТРда территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова, Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә башлыгы урынбасары Ирек Зарипов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар республикада финанс күзәтчелегенә караган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Казанда Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең 10 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру шулай ук фикер алышуның темасы булды.

(фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).