Илдар Халиков мәгариф системасының БДИ-2014 уздыруга әзерлеге турында киңәшмәдә катнашты

Федерация субъектлары белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков мәгариф системасының БДИ-2014 уздыруга әзерлеге турында киңәшмәдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Казанда трансляция Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясеннән оештырылды. Федерация субъектлары белән киңәшмәне Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, 2014 нче елда, башлангыч мәгълүмат буенча, бердәм дәүләт имтиханында якынча 750 мең укучы катнашачак, аның якынча 700 меңе – 2014 нче елда мәктәп тәмамлаучылар. Имтихан тапшыру өчен, якынча 6 мең пункт әзерләнгән.

“Быел, мөгаен, бу имтиханның үзенчәлеге тагын шунда, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев. – Беренче тапкыр дәүләт аттестациясе Кырым Республикасында һәм Севастопольда уздырыла”.

“Дәүләт имтиханы гадәти күренешкә әйләнде инде, барысы да бу йомгаклау аттестациясе формасына ияләнде, - диде Дмитрий Медведев. – Ләкин бу дәүләт имтиханы системасы идеаль дигән сүз түгел. Мисал өчен, 2013 нче ел нәтиҗәсе буенча, бердәм дәүләт имтиханы уздырганда 1 меңнән артык тәртип бозу теркәлгән. Нигездә, болар имтихан башланганчы контроль материаллар белән конвертны ачуга кагылды. Икенче яктан, бу мәктәп укучылары тарафыннан кәрәзле телефоннарны һәм башка техник чараларны куллану белән бәйле. Һәм, ниһаять, экспертлар тарафыннан имтихан эшләрен объектив бәяләмәү бар, бу сирәк очрый дип өметләнәм. Моннан тыш, контроль материаллары законсыз рәвештә Интернетта урнаштырылды”.

“Кайвакыт тулы төбәк масштабында тәртип бозуларга тап булырга туры килде”, - дип хәбәр итте Д.Медведев. Шуңа күрә җирле хакимият органы эшенең нәтиҗәлеген бәяләү өчен кулланылган күрсәткечләрнең берсе хәзерге вакытта Президент указы белән гамәлдән чыгарылган.

“Бу, җирле дәрәҗәдә җитәкчеләрнең күренешне матурлау, административ чыганак ярдәмендә аны отышлы итү теләге тумасын өчен, бердәм дәүләт имтиханының ачыклыгын арттыруга ярдәм итәр дип өметләнәм”, - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

“Ничек кенә булса да, бердәм дәүләт имтиханын уздырганда тәртип бозуларга каршы көрәш дәвам итәргә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Алга таба доклад белән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, БДИ тапшырганда Россиядә 35 мең видеокүзәтү камерасы урнаштырылачак. Камералардагы язма 3 ай сакланачак. Шулай ук имтихан барышын 3 мең волонтер – “Гадел БДИ өчен” хәрәкәте катнашучылары күзәтеп торачак.