Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен бәйрәм итә

Ул 1947 нче елның 22 нче маенда туган

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре, ТР Халыклары Ассамблеясе Советы рәисе, Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының актуаль мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көнен бәйрәм итә.

Фәрит Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. 1972 елда производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда Уфа нефть институтын, 1986 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган. 1991-1995 нче елларда – ТР Югары Советы Рәисе, 1995-1998 нче елларда – ТР Премьер-министры, 1998 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр – ТР Дәүләт Советы Рәисе. 2003 нче елның августыннан - “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре.

Дәүләт алдындагы казанышлары, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен, Дуслык ордены (1997 ел, май), Россия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы өчен, Мактау ордены (2005 ел, ноябрь) белән бүләкләнгән, аңа, Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының Мактау грамотасы бирелгән.

"Ел спикеры" номинациясендә "Россия милли Олимпы" премиясенә һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – "За честь и доблесть" орденына (2005 ел, ноябрь) ия булган.

"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнгән.

Ф.Х.Мөхәммәтшин – сәясәт фәннәре докторы, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм күчеш чоры икътисады проблемалары буенча күп санлы монографияләр һәм фәнни мәкаләләр авторы.

“Татар-информ” МА бүген Фәрит Хәйрулла улы адресына яңгырый торган күп санлы котлауларга кушыла һәм аңа нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек тели.