news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда эконом класслы торак төзелеше өчен федераль җирләр бирәләр
Президент Минтимер Шәймиевнең Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү фондының генераль директоры Александр Браверман белән очрашуында сүз шул хакта барды
Скопировать ссылку
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү фондының генераль директоры Александр Браверман белән очрашты.
Очрашуда шулай ук фонд ягыннан генераль директор урынбасары Павел Бородин, төбәкләр белән хезмәттәшлек итү департаменты җитәкчесе Олег Войтенко, генераль директорның киңәшчесе Никита Банцекин, Татарстан Республикасы ягыннан Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
Татарстан Президенты очрашу тәмамлангач журналистларга фонд белән хезмәттәшлек итүнең төп максаты – федераль җирләрне нәтиҗәле файдалану өлкәсендә тәртип булдыру, дип белдерде. Татарстанда җир участокларының реестрын төзү буенча зур әзерлек эшләре үткәрелде. Бу көннәрдә фонд белән төзелгән килешү нигезендә федераль җирләрнең бер өлеше аукционга әзерләү өчен хакимиятнең республика органнарына тапшырылачак. Аерым участокларны фонд үзе аукционга әзерли. Бу җирләрдә эконом класслы тораклары төзү нәтиҗәле булачак, аларның бер квадрат метры 30 мең сумнан артмаячак.
“Фонд белән Татарстан күптәннән элемтәдә тора”, - дип белдерде гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Александр Браверман. Аның сүзләренчә, имзаланган килешүнең 3 аспекты бар: РФ субъектларына файдалану өчен бирелә торган җир участоклары; фонд республика җитәкчелеге белән бергә файдаланачак җир участоклары; кече һәм урта бизнес өчен технопарк, бизнес-инкубаторлар төзелеше өчен бирелә торган участоклар.
Татарстан Президенты һәркем сатып алырлык торак төзелешендә нәтиҗәле файдаланырга мөмкин булган җир участокларына ревизия үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте. Мисал өчен, хәрби полигоннар, вузлар, фәнни тикшеренү институтлары һ.б. “Бу көнгә кадәр бу җирләрне файдалана алмадык. Без һәркем сатып алырлык торак төзү өчен фонд белән бергә эшләячәкбез”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot