news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе белән очрашты

ТР Хөкүмәте җитәкчесе Р.Миңнеханов дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Ю.Петров белән очрашты

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанга эш визиты белән килгән дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров белән очрашты.
Очрашу вакытында федерация субъектларында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Министрлар Кабинеты Апппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТРдагы Территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина катнашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot