news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Хәзерге вакытта Татарстан муниципалитетларындагы идарәчеләр командасы 6782 хезмәткәрне үз эченә ала.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре — халык белән эшләүче, һәрвакыт алгы сызыкта булган кешеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көненә багышланган чарада әйтте.

Республика башлыгы искәртеп үткәнчә, 2020 елда пандемия аркасында күп кенә чаралар онлайн-форматта узды. Әмма быел бәйрәмне офлайн рәвештә, ветераннар катнашында уздырып булды. Пандемия белән көрәшкә җирле үзидарә органнары да үз өлешләрен кертте.

«Безнең сәламәтлек саклау системасы, санитар-эпидемиологик хезмәт системасы һәм муниципалитетлар мобилизацияләнде һәм яңа бурычларны үти алды, Covid-19 инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау буенча эшне җайга салды», — диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстан муниципалитетларындагы идарәчеләр командасы 6782 хезмәткәрне үз эченә ала. Алар — җирле үзидарә депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр һәм территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары.

«Бу без һәрвакыт таяна торган команда. Сез халык белән эшләүчеләр, сез — алгы сызыкта һәм мин ышанам — уртак көч белән без куелган барлык бурычларны да хәл итә алачакбыз», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Чара ахырында алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары 50 Hyundai Sonata автомобиленә сертификат алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100