news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә торган кайбер объектларны карады

Татарстан Президенты күптәннән төзелә башлаган йортларда булды.

 Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә торган кайбер объектларны карады
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә объект төзелеше барышы белән танышты. Аерым алганда, ул Достоевский урамындагы 57 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортта эшләрнең ничек баруын тикшерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Достоевский урамындагы йорт — республиканың иң озак төзелә торган йортларының берсе. Гражданнар белән өлешләп катнашу буенча беренче шартнамәләр 2003 елда төзелгән, йортны 2005 елның беренче кварталында тапшырырга тиешләр иде. Әмма төзелеш эшләре туктатылды, ә 2011 елда төзүче («Фирма «Свей»ҖЧҖ) банкрот дип танылды. Объектны төзү эшләре 2020 елның июнендә башланган, эшләрне «Садака» подрядчы оешмасы башкара. 

Президентка хәбәр ителгәнчә, объектта төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Апрель ахырында йортны файдалануга тапшырырга планлаштыралар, шул рәвешле 245 гаилә фатир ачкычын алачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов тагын бер озак барган төзелеш мәйданчыгында — «МЧС» торак комплексының күп фатирлы йортларында булды. Бер йортны апрель аенда ук файдалануга тапшырырга планлаштыралар, 586 граждан өй туе үткәрәчәк. Торак комплекста тагын ике проблемалы объект кала, аларны 2021 елның икенче кварталы ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр Казанның Совет районындагы Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр автомобиль юлы участогын карады. Тоннельле участокның озынлыгы 3,8 км тәшкил итә. Вознесение тракты төзелеше — Казанның яңа генпланында каралган зур магистральләрнең берсе.

Президентны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка җитәкчеләр озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100