Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ике кеше дәгъва итә
Регламент нигезендә, башкарма комитет җитәкчесе белән килешү биш елга төзелә.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына документлар кабул итү тәмамланды. Ике гариза бирелгән, гариза бирүчеләрнең икесе дә — ир-атлар.
Ике дәгъвачы да конкурсның барлык критерийларына туры килә. Башкарма комитет җитәкчесенең исеме иртәгә, 23 мартта билгеле булачак. Карарны бер ай элек депутатлар шәһәр Советының XIII утырышында кабул итте. Бу хакта Автошәһәрнең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Конкурс комиссиясе составына депутатлар корпусыннан кандидатлар сайлау өчен Венера Туктарова, Евгений Архипов һәм Альберт Петров керде. Комиссия составының яртысын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде, аның катнашында утырыш узды. Алар арасында Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Фәнис Нуриев бар.
Хәзер автошәһәрнең башкарма комитетын Фәрит Сәлахов җитәкли. Регламент нигезендә, башкарма комитет җитәкчесе белән килешү биш елга төзелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз