Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эшлекле сәфәр кыла
Сәфәрнең максаты - Швейцариянең IT-инфраструктура объектлары белән танышу.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республиканың рәсми затларыннан торган делегация Швейцариягә юл тота. Бу хакта ТР Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Сәфәрнең максаты - Швейцариянең IT-инфраструктура объектлары белән танышу.
Татарстан Президенты Швейцариядә ике көн булачак. Визитның программасы әле билгеле түгел, шул ук вакытта, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов CERN – атом-төш тикшеренүләр буенча Европа оешмасы бүлекчәсендә булырга өлгергән инде (Казан федераль университеты һәм Иннополис университеты әлеге оешма белән хезмәттәшлек итә – Т-и иск.).
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры шулай ук Ивердон-ле-Бен шәһәрендә Швейцариянең иң зур Y-PARC – Swiss Technopole фәнни-техник паркында булып, кояш батареялары белән эшли торган һәм кешене стратосферага алып менәргә сәләтле очкыч төзү перспективалары белән танышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз