news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Бу хакта Указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында пәйда булды.

«Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен «ордены белән бүләкләргә», — диелә «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре турында» Россия Федерациясе Президенты Указында (21.02.2002 ел, № 70).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100