news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларның сорауларына җавап бирде

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга татарстанлылар телефон аша үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләде.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте.

Ул телефон аша татарстанлылар белән аралашты. Алар территорияләрне төзекләндерү, медицина ярдәме күрсәтү, дару препаратлары белән тәэмин итүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр турында белдерде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Дәүләт Советы Рәисенә туры линия аша Әлмәт районының Тайсуган авылында яшәүче Венера Исрафилова мөрәҗәгать итте. Ул җирле балалар бакчасы һәм мәктәп янындагы юл участогында автотранспорт хәрәкәтен оештыруда ярдәм итүне сорады. Аның сүзләренә караганда, шоферлар бу участокта тизлекне киметергә мәҗбүр булсын өчен, юлда ясалма тигезсезлекләр булдырырга кирәк.

Евгений Охотников Әгерҗедәге Крестьян урамында җәяүлеләр өчен җайланган юл кичүе булмавына зарланды. Ул ассызыклаганча, балалар еш кына тормышлары куркыныч астына куеп, машиналар тулы урамны йөгереп чыга.

Парламент җитәкчесе турыдан-туры элемтәгә чыккан республика халкына үз районнарындагы проблемаларга игътибар итүләре һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде.

«Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралачак һәм муниципалитетларның җитәкчеләре белән бергәләп эшләгәндә чишелешен табачак», — дип ышандырды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100