news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Баулыда яңа «Татнефть-Пресскомпозит» заводының стендын карады

Баулыда аның төзелеше инде башланган. Завод шәһәргә ике йөзләп яңа эш урыны бирер дип планлаштырыла.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районына эш сәфәре барышында район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Премьер-министрына эш технологияләре, шул исәптән инновацион технологияләр турында «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте, «Таграс» холдингы, «Алойл» нефть компаниясе, Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Александровка спирт заводы, аграр көллият, он тарттыру комбинаты, җиһаз фабрикасы һәм «Әхмәтов А.Ф.» крестьян фермерлык хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре сөйләде.

Песошин «Татнефть-Пресскомпозит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең яңа заводы стендына аерым игътибар итте. Баулыда аның төзелеше инде башланган. Завод шәһәргә ике йөзләп яңа эш урыны бирер дип планлаштырыла.

Алексей Песошинга шулай ук Александровка спирт заводын яңарту турында сөйләделәр, анда хезмәткәрләр штатын 150 кешегә кадәр арттырырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100