news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-атлары» медиарейтингы егермелегенә керде

Рейтинг массакүләм мәгълүмат чараларында искә алыну санына нигезләнә.

Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-атлары» медиарейтингы егермелегенә керде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзегән «Ел ир-атлары» исемлегенә керде.

Рейтинг 23 февраль — Ватанны саклауылар көне — уңаеннан әзерләнгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында теге яки бу шәхеснең искә алынуы исәпкә алынган. Рөстәм Миңнеханов рейтингның унтугызынчы баскычында тора, медиаиндексы 101 364 тәшкил итте.

Исемлекне Россия Президенты Владимир Путин җитәкли, искә алулар саны 3,6 млн була язган. Икенче һәм өченче урыннарны Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев (медиаиндекс — 700 меңнән артык) һәм Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков (318 мең) алган.

Медиарейтинг төрле форматтагы 53 меңнән артык массакүләм мәгълүмат чыганагы, шул исәптән газеталар, журналлар, интернет-ММЧ, ТВ һәм радио анализына нигезләнә. Тикшеренүдә 2019 елның февраленнән 2020 елның февраленә кадәр мәгълүматлар исәпкә алынган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100