news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика суд системасының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясала

Киңәшмәдә Татарстан Президенты катнаша.

Республика суд системасының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясала
prav.tatarstan.ru

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген район (шәһәр) судлары рәисләре һәм рәис урынбасарлары катнашындагы киңәшмәдә катнашачак. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Киңәшмәдә республика суд системасының 2017 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәи киләчәккә планнары тикшереләчәк.

Төп чыгышларны Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм Суд департаментының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов ясаячак.

Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырачак, диелә Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot