^Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашачак

^Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашачак

(Мәскәү, 22 февраль, "Татар-информ", Ирина Дурницына). Бүген Мәскәү янының Жуковски шәһәрендә Россия Президенты Владимир Путин катнашында Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының утырышы булачак, анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашачак. Утырышта "Россия авиация-сәнәгать комплексы торышы һәм үсеш перспективасы" дигән актуаль мәсьәлә каралачак. Төп докладларны РФ Дәүләт Советының эшче төркем җитәкчеләре, Воронеж өлкәсе хакимияте башлыгы Владимир Кулаков һәм РФ сәнәгать һәм энергетика министры Виктор Христенко тәкъдим итәчәк.

РФ Дәүләт Советының Россиянең авиация-сәнәгать комплексы үсеше буенча эш төркеме составына территорияләрендә авиация сәнәгатенең эре предприятиеләре җитәкчеләре, кызыксынучы министрлык һәм ведомство вәкилләре, эре предприятие һәм фәнни-тикшеренү авиасәнәгать институтлары җитәкчеләре кергән.

Эшче төркемнең "Россия авиация-сәнәгать комплексы торышы һәм үсеш перспективасы" докладында илнең авиация сәнәгатенең бүгенге хәле анализланган, авиасәнәгатькә кагылышлы законнарны камилләштерү, шулай ук бу тармакта дәүләт ярдәменең чит ил тәҗрибәсе мәсьәләләре каралган. Аерым алганда, документта авиация сәнәгатенең Россия икътисадында югары техник һәм фәнни тармак булып торуы билгеләнгән. Авиация сәнәгатен үстерү мәсьәләсен хәл итү тулаем эчке продукт структурасын яхшыртырга һәм аның тиз үсеше өчен шартлар тудырырга сәләтле. Әмма авиация сәнәгатенең бүгенге хәле эшче төркем тарафыннан "начар" дип бәяләнгән. Әмма илдә авиация сәнәгатенең уңышлы үсешенә шартлар бар. Анда нәтиҗәле идарә итү дәүләт һәм бизнес көчен берләштереп, гамәлгә куелырга тиеш. Тармакны реструктуризацияләргә кирәк. Очу аппаратлары һәм җиһазлары җитештерүдән базар тарафыннан ихтыяҗ булган юнәлешләргә игътибар юнәлтергә кирәк. Әмма өстенлек дөнья базарының катгый таләпләренә җавап бирүче продукция чыгаруга бирелергә тиеш.

РФ Дәүләт Советы президиумы утырышы Жуков исемендәге Үзәк аэрогидродинамика институтында үтәчәк. Утырышта катнашучылар музейда П-28 аэродинамик транставышлы торбаны караячак, шулай ук ресурс сынаулары лабораториясендә булачак.

Дәүләт Советы президиумы катнашучылары: РФ Президенты ярдәмчесе һәм РФ Дәүләт Советы секретаре Александр Абрамов, Ингушетия Республикасы Президенты Мурат Зязиков, Липецки өлкәсе хакимияте башлыгы Олег Королев, Хакассия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Алексей Лебедь, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко, Чиләбе өлкәсе губернаторы Петр Сумин, Оренбург өлкәсе хакимияте башлыгы Алексей Чернышов, икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, Мәскәү Хөкүмәте рәисе Борис Громов.