news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ишегалларын кардан арындыру өчен өстәмә техника җәлеп итәргә кушты

Территорияләр вакытында чистартылмау сәбәпле, социаль челтәрләрдә гражданнар калдырган шикаятьләр саны биш тапкыр артты.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы атнада Татарстанда кар күп яуды, бу юллардагы вазгыятьне катлауландырды. Шуңа бәйле рәвештә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов магистраль челтәрләрне дә, торак йортларның ишегалларын да кардан арындыру эшенә контрольне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Соңгы атна явым-төшемгә бай булды. Буран магистраль челтәрләрдә дә, торак пунктларда да юлларны тәртиптә торуның сыйфаты начараюга китерде. Социаль челтәрләрдә гражданнар калдырган шикаятьләр саны биш тапкыр артты. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 50 проценттан артыгы территорияләрне кардан арындыруга кагыла», - дип искәртте ТР Президенты.

 Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Алабуга һәм Питрәч районнарына, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт кебек зур шәһәрләргә кагыла.

 Миңнеханов билгеләп үткәнчә, магистраль челтәрләрне оператив рәвештә чистартуның мөһимлегенә дә карамастан, ишегалды юлларын да онытмаска кирәк. Алар кардан арындырылган булса, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус техникасы да, санитар транспорт та тоткарлыксыз үтә алачак.

 «Ихтыяҗ булган очракта, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юл төзүчеләрдә булган техниканы да җәлеп итәргә кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100