news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын йөртүче һөнәренең абруен күтәрергә чакырды

Татарстан Президенты җәмәгать транспорты сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиешлеген искәртте.

Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын йөртүче һөнәренең абруен күтәрергә чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспортын йөртүче һөнәренең дәрәҗәсен арттырырга өндәде.

«Җәмәгать транспортының машина йөртү составына, хезмәт өчен түләүгә игътибар итүегезне сорыйм. Без аларга кешеләрнең тормышын ышанып тапшырабыз. Бу урынга теләсә кемне утыртырга ярамый. Моннан тыш, бу һөнәрнең абруен күтәрү мөһим», – диде ТР Президенты республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында.

Рөстәм Миңнеханов Казанда трамвайлар һәм автобуслар яну очракларына, шулай ук җәмәгать транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә игътибар итте. «Пассажирларга карата начар мөнәсәбәт очраклары бар. Бу әйберләргә чик куярга кирәк. Муниципалитет башлыкларыннан һәм министрлыкка бу мәсьәләләрне аерым контрольгә алуны сорыйм», - диде ул.

ТР Президенты җәмәгать транспорты сыйфатлы һәм уңайлы булырга тиешлеген искәртте. «Кызганыч, системалы эш булмау Түбән Кама, Чаллы, Әлмәттә пассажирлар ташу буенча киеренке хәлгә китерде. Бөтен җирдә төрле алымнар булуы аңлашыла», - диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның автотранспорт предприятиеләрендә хезмәткәрләрнең 30 проценты һәм 1,2 меңнән артык машина йөртүче җитмәвен хәбәр иткән иде. Шуның аркасында шәһәрдә җәмәгать транспортының кичке рейсларын кыскарттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100