news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов елга суднолары паркын яңарту кирәклеге турында әйтте

Татарстан Президенты су транспорты үсешен социаль проект дип атады.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда елга суднолары паркын яңартырга кирәк, чөнки бу, барыннан да элек, пассажирлар ташу куркынычсызлыгына бәйле.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

«Елга судноларын яңартырга кирәк. Безнең суднолар төзү заводының мөмкинлекләрен бәяләргә кирәк. Суднолар йөртү компаниясенең барлык күчмә составына 40-50 ел. Ул инде үз эшен эшләде», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов су транспорт төреннән дача һәм бакча кишәрлекләренә баручы, нигездә, керемнәре уртача күрсәткечтән түбән булган кешеләр файдаланганын искәртте. «Бу социаль проект дип әйтергә була. Мондый пассажир ташулар безнең өчен бик мөһим. Ерак булмаган су маршрутлары өчен карарлар уйларга кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100