news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

Татарстан Президенты балигъ булмаган балалар үзләре кыла яки аларга карата кылына торган җинаятьләргә каршы көрәшү буенча өстәмә чаралар күрергә чакырды.

Миңнеханов яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Президенты прокурорларга яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов прокуратураның 2020 елда башкарган эш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, җинаятьчелекнең артуы прокуратурадан барыннан да элек балигъ булмаган балалар үзләре кыла яки аларга карата кылына торган җинаятьләргә каршы көрәшү буенча өстәмә чаралар куллануны таләп итә.

«Социаль якланмаган категориягә керүче гражданнарның хокуклары бозылуын ачыклау һәм аларны бетерүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Кыен хәлдә калган кешеләрнең үзләрен язмыш кочагына ташланган дип хис итмәве мөһим», - дип белдерде Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot