news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Сингапур университеты җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов һәм Тан Энг Чи Швейцариядә очрашты.

ТР Президенты Сингапур университеты җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариядә Сингапур Милли университеты президенты Тан Энг Чи әфәнде белән очрашты. Республика җитәкчесе эш сәфәре белән Швейцариядә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Сингапур белән шәһәр планлаштыру, территорияләрне төзекләндерү, инфокоммуникацион технологияләр һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерә, диде Рөстәм Миңнеханов. Республика мәгариф һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү кебек юнәлешләрне үстерүгә зур игътибар бирә.

Сингапур университетының компьютер технологияләре мәктәбе - Иннополис университетының иң мөһим партнерларының берсе, дип билгеләп үтте ТР Президенты. 2014 елда югары уку йортлары фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар, профессорларның кунак лекцияләре һәм студентларның мобильлеген оештыру буенча чаралар үткәрелде.

Моннан тыш, Иннополис университеты Россия дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырды, анда Сингапур университеты спикерлары чыгыш ясады. «Безнең университетларның багланышлары потенциалы югарырак булуына ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Тан Энг Чи белән хезмәттәшлекне активлаштыру юллары: магистрлык программаларын һәм аспирантура программаларын гамәлгә ашыру перспективалары, студентлар һәм профессорлар белән алмашу, шулай ук уртак фәнни тикшеренүләр турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында катнашу өчен Швейцариягә килде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100