news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Srei холдингы белән хезмәттәшлекне үстерү яклы

Татарстан Президенты Һиндстанның Srei Infrastructure Finance Limited холдингы рәисе белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Srei холдингы белән хезмәттәшлекне үстерү яклы
архив

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында Srei Infrastructure Finance Limited (Һиндстан) холдингы рәисе Хемант Канорий белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты искәрткәнчә, Россиядә Srei 2005 елдан бирле эшли, ә 2018 елда холдинг Внешэкономбанк белән берлектә инновацияләр һәм технологияләр өлкәсендә Россия-Һиндстан турыдан — туры инвестицияләр фонды - Viman Capital эшен башлап җибәрү турында игълан итте.

«Минемчә, бу безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләрнең берсе», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе Һиндстанда Казан вертолет заводы һәм КАМАЗ кебек Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе яхшы таныш булуын искәртте. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре линиясе буенча хезмәттәшлек алып барыла. Шулай ук республика базарында һиндстан товарлары да бар.

«Кызганыч, соңгы елларда безнең товар әйләнешенең берникадәр кимүе күзәтелә. Без бу тенденцияне үзгәртә һәм тотрыклы үсешкә чыга алырбыз дип өметләнәбез», — дип өстәде ул.

Ул алдагы елларда республикада масштаблы инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылачак, диде. Srei холдингының бу өлкәдә зур тәҗрибәсе бар, шуңа күрә Татарстан үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына, диде ТР Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100