news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Марат Хөснуллин бик системалы, кырыс җитәкче

ТР Президенты Татарстан Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Россия вице-премьеры итеп билгеләнүне шәрехләде.

Рөстәм Миңнеханов: Марат Хөснуллин бик системалы, кырыс җитәкче
tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Марат Хөснуллин тәҗрибәсе Россия Хөкүмәте алдына төзелеш тармагын үстерү өлешендә куелган бурычларның киң даирәсен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

"Марат Хөснуллин системалы, бик кырыс җитәкче. Ул Мәскәүдә хәл иткән бурычлар безгә төзелеш тармагы, төбәк үсеше өлешендә Хөкүмәт алдына куелган бурычлар гамәлгә ашырылачагы турында әйтергә мөмкинлек бирә», — диде Миңнеханов «Россия 24» телеканалына.

Россия Президенты Владимир Путин кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарын һәм урынбасарларын, шулай ук федераль министрларны билгеләү турындагы указларга кул куйды. Төзелеш тармагы өчен җаваплы вице-премьер итеп Татарстаннан Марат Хөснуллин билгеләнде. Ул 2001 елдан алып 2010 елга кадәр ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100