news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында яңа производство эшләтеп җибәрде

Урта дистиллятларны гидрочистарту җайланмасын төзү өч ел дәвам итте.

Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында яңа производство эшләтеп җибәрде
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында дизель ягулыгының яңа производствосын эшләтеп җибәрде. Чарада «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Маһанов һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урта дистиллятларны гидрочистарту җайланмасын төзү өч ел дәвам итте. Гомумән алганда, «Татнефть» җәмгыяте «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга 400 миллиард сум чамасы акча тоткан.

«Безнең яхшы традиция бар: ел ахырында „ТАНЕКО“ комплексында очрашабыз һәм яңа корылмаларны эшләтеп җибәрәбез. Коронавирус пандемиясе белән бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, „Татнефть“ компаниясе бу елны лаеклы тәмамлый. „ТАНЕКО“ безне яңа җитештерү объектлары белән сөендерүен дәвам итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа җайланма «Евро-6» двигательләре өчен экостандартлар буенча дизель ягулыгы җитештерү күләмен ел саен 4 миллионнан 7,6 миллион тоннага кадәр арттырачак. Шулай ук реактив двигательләр өчен ягулык җитештерү 350 мең тоннага артачак.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot