Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 вазгыяте бик киеренке, әмма тотрыклы
Республика Президенты яңа коронавирус инфекциясенә бәйле сораулар буенча кайнар элемтә булдырырга кушты.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда Covid-19 белән бәйле вазгыять бик киеренке, әмма стабиль. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнештә эшли. Вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Авыруларны кабул итү өчен урыннар, сырхауханәләр эшчәнлеге, дарулар һәм кислород булуы турындагы мәсьәләләр оператив хәл ителә», — дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Коронавирусның яңа очракларының көнлек үсеше уртача 0,7 процентны тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан зур эш алып барыла. Ул эпидемия шартларында мохтаҗларга ярдәм иткән волонтерларга да рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрына коронавируска кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтә булдырырга кушты. «Халык белән эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Барлык система да көйле эшләргә тиеш», — диде республика башлыгы.
Айрат Хәйруллин бу мәсьәләнең эшләнгән булуын һәм кайнар элемтәнең киләсе атнада эшли башлаячагын әйтте.
Узган тәүлектә Татарстанда 69 кеше коронавирус белән авырган. Баштарак Роспотребнадзорның Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республика халкына коронавирус профилактикасы максатларында шәхси автомобильләр кулланырга киңәш иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз